Фидакарь хезмәте өчен

2017 елның 7 июне, чәршәмбе

Бүген Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова филология фәннәре докторы, профессор, “Татарстан Республикасының Рус милли-мәдәни берләшмәсе” төбәк иҗтимагый оешмасы әгъзасы  Эмилия Балалыкинага “Фидакарь хезмәт өчен”  медален тапшырды. Шул хактагы указ Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан 2017 елның 3 июнендә имзаланган.

“Бу вакыйга алданрак булырга тиеш иде, чөнки сезнең казанышлар бәяләп бетергесез. Сез үз гомерегезнең илле елдан артыгын Казан университетына биргәнсез, ул сезнең икенче йортыгызга әверелгән. Сез әлеге уку йортына үзегезнең акылны, үзегезнең культураны биргәнсез”, - дип белдерде Эльвира Камалова Эмилия Балалыкинаны котлап.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International