Татарстан Милли китапханәсе «Кызыл мәйдан» китап фестивалендә катнаша

2017 елның 1 июне, пәнҗешәмбе

2017 елның 3–6 июнь көннәрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе Мәскәүдә һәр ел саен үтә торган «Кызыл мәйдан» китап фестивалендә катнашачак. Фестиваль Россиянең матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр федераль агентлыгы тарафыннан һәм РФ Мәдәният министрлыгы, Мәскәү шәһәре Хөкүмәте, Россия китап берлеге булышлыгы белән оештырыла.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе әлеге киңкүләмле чарада берничә ел рәттән актив катнашып килә. Бу юлы фестивальдә ул Казан нәшриятларында чыккан, туган якны өйрәнүгә багышланган аеруча мөһим һәм кызыклы китаплар тәкъдим итә, шул рәвешчә республикабызның гаҗәеп күпкырлы һәм үзенчәлекле китап-әдәбият дөньясы, нәшрият эшчәнлеге белән таныштыра.

Фестивальнең мәдәни программасы кысаларында Татарстан Республикасы Милли китапханәсе 3 июнь көнне 18 сәгатьтән 18 сәгать 55 минутка кадәр «Россия төбәкләре» мәйданчыгы лекториенда Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ренат Ибраһимов белән очрашуга чакыра. Мәшһүр җырчы «Тормыш диңгезе буйлап» дип аталган әлеге иҗат кичәсендә үзенең «Сайланмалар» дигән, инде җәмәгатьчелектә шактый зур танылу алган китабын тәкъдим итәчәк. Кичәдә артистның үткән тормышы хакындагы уй-фикерләрен, китабыннан өзекләр укуын тыңларга, шулай ук җырлар башкаруын да ишетергә мөмкин булыр.

Дүрт көн дәвамында Мәскәүнең Кызыл мәйданы зур әдәбият-китап утравына, гадәти булмаган мәдәни урынга әверелеп торачак. Быелгы фестиваль 2017 елда юбилейлары билгеләп үтелә торган авторларның тормышын һәм иҗатын танытуга аерым игътибар бирәчәк.

Фестивальнең эш вакыты: 3 һәм 4 июнь көннәрендә 10:00 нан 23:00 сәгатькә кадәр, 5 һәм 6 июнь көннәрендә 10:00 нан 22:00 сәгатькә кадәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International