Чаллы дәүләт курчак театрында “Эш аты” II төбәкара театр мәгариф форумы уза

2017 елның 22 мае, дүшәмбе

21-26 майда Чаллы дәүләт курчак театрында “Эш аты” II төбәкара театр мәгариф форумы уза. Чарада Россиянең Волгоград, Воркута, Владимир, Димитровград, Ижевск (Удмурт Республикасы), Йошкар-Ола (Марий Эл Республикасы), Кстово, Киров, Чаллы, Озёрск, Самара, Сургут, Саранск (Молдовия Республикасы), Ульяновск, Уфа (Башкортостан Республикасы), Тула, Тольятти, Чабаксар (Чуашстан Республикасы) шәһәрләренең 18 әйдәп баручы театр коллективыннан 100дән артык вәкил катнаша. Алар арасында директорлар, режиссерлар, театрныд әдәби-драма өлеше мөдирләре, матбугат хезмәтләре җитәкчеләре, pr-менеджерлары, артистлар, рәссамнар, театрларның сәхнәгә кую өлеше мөдирләре бар.

Форум кысаларында мастер-класслар, семинарлар һәм лекториялар үткәрү ниятләнгән, алар Чаллының курчак театры бинасында, шулай ук Балалар театр сәнгате мәктәбендә уздырыла.

Форум Россия шәһәрләренең иҗади элемтәләрен ныгыту һәм театр мәдәниятен баету, курчак театрларын популярлаштыру максатында үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International