Иртәгә Рудольф Нуриев исемендәге XXX Халыкара классик балет фестивале башлана

2017 елның 12 мае, җомга

Иртәгә Рудольф Нуриев исемендәге XXX Халыкара классик балет фестивале башлана. Ул традиция буенча М.Җәлил исемендәге Татар академик дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә узачак.

Фестиваль афишасы Сергей Прокофьев музыкасына“Ромео и Джульетта” спектакле премьерасы белән ачыла. Ике бүлектән торган балетка либреттоны балетмейстер Леонид Лавровский, режиссер Сергей Радлов һәм композитор Сергей Прокофьеф иҗат иткән.Балетның премьерасы 1938 елда Брнода (Чехословакия) булган.

Хореографлар – Борис Мягков белән Владимир Яковлев, сәхнәгә куючы рәссам – Андрей Злобин (Киев). Костюмнар буенча рәссам – Анна Ипатьева (Киев).

Премьерада Джульетта – Кристина Андреева (М.Җәлил исемендәге Татар академик дәүләт опера һәм балет театры), Таис Диоженес (Бразилия); Ромео – Михаил Тимаев (М.Җәлил исемендәге Татар академик дәүләт опера һәм балет театры), Вагнер Карвальо (Бразилия); Меркуцио – Олег Ивенко, Артем Белов (М.Җәлил исемендәге Татар академик дәүләт опера һәм балет театры); Бенволио – Алессандро Каггеджи, Акжол Мусаханов (М.Җәлил исемендәге Татар академик дәүләт опера һәм балет театры); Тибальд – Артем Белов, Антон Полодюк (М.Җәлил исемендәге Татар академик дәүләт опера һәм балет театры); Парис – Илнур Гайфуллин, Максим Поцелуйко (М.Җәлил исемендәге Татар академик дәүләт опера һәм балет театры); Кормилица – Диана Зарипова, Марина Бескровная (М.Җәлил исемендәге Татар академик дәүләт опера һәм балет театры); Капулетти – Алина Штейнберг, Айсылу Мирхафизхан, Глеб Кораблев катнаша.

14 май көнне әлеге премьера тагын бер тапкыр күрсәтелә.

Нуриев фестивале 29 һәм 30 майда гала-концерт белән тәмамлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International