Казанда төрки халыкларның традицион мәдәнияте турында сөйләшәләр

2017 елның 13 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Мәдәният министрлыгында “Үзгәреп торучан дөньяда төрки халыкларның традицион мәдәнияте” I Халыкара фәнни конференциянең пленар утырышы үтте. Аның ачылышында Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Төркия Республикасының Казандагы Генераль консуллыгы Генераль консулы Турхан Дилмач катнашты.

Фикер алышуларда төрле фәнни үзәк галимнәре, югары уку йортлары укытучылары, мәдәни үзәк җитәкчеләре, чит ил дәүләтләре (Төркия, Әзербайҗан, Казакъстан, Тадҗикстан, Үзбәкстан, Кыргызстан) һәм Россия Федерациясе (Чуашстан, Башкорстан, Саха (Якутия), Карачай-Черкес, Алтай, Дагыстан, Кабардин-Балкар, Кырым республикалары  вәкилләре катнашты.

Конференциядә катнашучыларны ТР Хөкүмәте һәм шәхсән үз исеменнән Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин сәламләде. Аның сүзләренчә, конференция төрки халыкларның актуаль мәсьәләләренә багышлана. “Без бүген традицион мәдәнияткә очраклы гына зур игътибар бирмибез. Глабальләшү процесслары көчле үсеш кичергән чорда, мәдәни төрлелекнең аерым кыйммәткә ия юнәлешләре һәм милләтләрнең үзенчәлекләре юкка чыга барганда, традицион мәдәният күренешләре социаль, икътисади, мәдәни, сәяси әһәмияткә ия төсмер ала. Чөнки нәкъ менә традицион мәдәният үрнәгенә кешелек җәмгыятенең рухи кыйммәтләре, милләт һәм дәүләтләрнең үзара мөнәсәбәт нигезләре салынган”, - дип белдерде ул.

“Бүген без зур горурлык хисе белән Татарстан Республикасын тынычлык, төрле милләт һәм конфессия вәкилләре тату яшәгән төбәк дип атыйбыз. 20 елдан артык Татарстан территориясендә татарларның Сабан туе, русларның Каравон, мариларның Семык, удмуртларның Гырон Быдтон, мордваларның Балтай һәм керәшеннәрнең Питрау бәйрәме ел саен республика дәрәҗәсендә үткәрелә. Әлеге бәйрәмнәр республикабызның мәдәни брендларына әверелде дияргә була. Моннан тыш, соңгы дүрт елда Татарстан Мәдәният министрлыгы матди булмаган мәдәни мирас объектларына кагылышлы проблемалар тирәсендәге эшләрне активлаштырды. 2015 елдан “Татарстан Республикасының матди булмаган мәдәни мирасы турында”гы закон проектын эшләргә керештек. 2016 ел ахырында ул Татарстан Республикасының Дәүләт Советына тәкъдим ителде.  Әлеге Закон проектын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та хуплады. Без 2017 елда закон кабул ителеп, 2018 елда үз көченә керер дип өметләнәбез. Бу, һичшиксез, Татарстан халыклары, шул исәптән төрки халыкларның традицион мәдәниятен өйрәнү, саклап калу, актуальләштерү һәм үстерүдә яңа этәргеч булыр дип өметләнәбез”, - дип билгеләп үтте Татарстан мәдәният министры.

Ул конференциядә катнашучыларга уңышлы эш һәм конструктив тәкъдимнәр теләде һәм бүгенге чара киләчәктә фәнни һәм мәдәни элемтәләрне үстерү өчен җитди нигез булыр дигән ышаныч белдерде.

Искәртеп узабыз: “Үзгәреп торучан дөньяда төрки халыкларның традицион мәдәнияте” I Халыкара фәнни конференциясе 12-14 апрель көннәрендә Татарстан Мәдәният министрлыгында уза. Аны Традицион мәдәниятне үстерү буенча республика үзәге һәм Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Россия фундаменталь тикшеренүләр фонды белән берлектә оештыра.

Чараның максаты  - төрки халыкларның тел, фольклор, этнография, этник музыка белеме, әдәбият, тарих, социальмәдәни һәм социаль-сәяси үсеш проблемаларын хәл итүдә галимнәрне активлаштыру.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International