12 октябрьдә Ханой шәһәренең (Вьетнам) Опера театрында «Азия-Европа» икенче халыкара музыка фестивале ачылды.
Беренче тапкыр фестиваль Казанда 1993 елда уздырылды. 2014 елдан Вьетнамның хөкүмәт органнары, шәхсән Президентының ярдәме белән ул Вьетнамда үткәрелә.
«Азия-Европа» фестивале 18 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Барлыгы җиде: 2 – симфоник һәм 5 камера музыкасы концерты булачак.