ТР Мәдәният министры Мисырның РФдагы гадәттән тыш һәм вәкаләтле илчесе белән очрашты

2015 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

ТР Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Мисыр Гарәп Республикасының РФдагы гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Мөхәммәд Әбделсаттар Әл-Бәдри белән очрашты.

Чарада Мисыр Гарәп Республикасының РФдагы илчелегенең мәдәният буенча киңәшчесе, әлеге илчелекнең Мәскәү шәһәрендәге мәдәният бюросы директоры Атеф Мугтамид, “Әл-Хадара” гарәп мәдәнияте үзәге директоры Мөхәммәд Сәләх Әл-Амари, Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты директоры Рамил Хәйретдинов һ.б. катнашты.

Очрашу барышында Татарстанда һәм Мисырда мәдәни чараларны үзара алмашып уздыру, музей эше, театр, кино, эстрада сәнгате өлкәләрендә хезмәттәшлек, мәдәни байлыкны саклау һәм фән өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу хакында сүз барды.

Мисырның гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе КФУда Мисыр һәм Россиянең үзара мөнәсәбәтләре хакында лекция укыды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International