Шаляпин фестивале дәвам итә: афишада Верди, Пуччини, Чайковский һәм Мусоргскийның иң гүзәл әсәрләре

2015 елның 10 феврале, сишәмбе

Муса Җәлил исемендәге Татар Академия Дәүләт опера һәм балет театрында Ф.И.Шаляпин исемендәге XXXIII халыкара опера фестивале бара. Фестивальдә  Пуччини, Гершвин, Верди, Доницетти һәм Бизе әсәрләре яңгырады. Алда – «Евгений Онегин», «Мадам Баттерфляй», «Борис Годунов», «Риголетто» һәм 2 йомгаклау концерты.

Фестиваль 1 февральдә Михаил Панджавидзе куйган «Турандот» операсы белән ачылды.  3 февральдә «Порги һәм Бесс» концерт буларак башкарылды, тамашачылар җырчыларны алкышларга күмде.  Опера форумының беренче өлешендә күренекле  режиссер Юрий Александров куйган  өч опера – «Аида», «Мәхәббәт эчемлеге» һәм «Севилье чәчтарашы» куелды.

Фестивальдә  Дж.Вердиның  «Травиата» операсы күрсәтелде. Виолетта Валери ролен Мария театры солисты Оксана Шилова башкарды, сәхнәдә аның партнерлары Мария театрыннан  Сергей Семишкур һәм Германиядә яшәүче баритон Борис Стаценко булды.

11 февральдә фестиваль афишасында – «Евгений Онегин». Тамашачылар алдында күренекле башкаручылар чыгыш ясаячак: Татьяна партиясен  Екатерина Гончарова (Мария театры), Онегин партиясен – Василий Ладюк (Е. В. Колобов исемендәге  Мәскәүнең  Яңа Опера театры), Ольга һәм Ленский рольләрен  Мария театры солистлары  Екатерина Сергеева һәм Сергей Семишкур башкара.

Театрның иң яхшы спектакльләреннән берсе – «Мадам Батерфляй» Казан сәхнәсендә 12 февральдә була. Операда Германия җырчылары Сишенг Йи (Чио-Чио-сан) һәм Георгий Ониани (Пинкертон) катнаша.

13 февральдә  – Федор Иванович Шаляпин туган көндә – сәхнәдә М. Мусоргскийның 3 пардәлек «Борис Годунов» операсы.   Театр сәхнәсендә бу кичтә бас тавышлы күренекле өч башкаручы – Борис патша ролендә Михаил Казаков, Пимен ролендә Алексей Тихомиров һәм Варлаам ролендә  Михаил Светлов-Крутиков – бергәләп чыгыш ясаячак. Марина Мнишек ролен  Россия Зур театры солисты Агунда Кулаева, ялган Патша ролендә – Артем Голубев (Приморье опера һәм балет театры).

«Риголетто» операсы белән фестиваль ябылачак. Төп партияне Германиядән Борис Стаценко, аның кызы Джильданы Муса Җәлил исемендәге Татар Академия Дәүләт опера һәм балет театры  солисты Венера Протасова, Герцог Мантуанскийны Мария театры солисты Сергей Скороходов уйный.

Традиция буенча фестиваль йомгаклау концертлары белән ябыла, аларда опера сәхнәсе йолдызлары катнаша.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International