Бүген Вс.Мейерхольд исемендәге Театраль үзәк сәхнәсендә (Мәскәү) “Алтын Битлек” Милли театраль фестиваль-премия кысаларында Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Й.Фоссе әсәре буенча куелган “Җәйнең бер көнендә” спектакле тәкъдим ителә

2014 елның 15 апреле, сишәмбе

Бүген, 15 апрельдә 20.00 сәгатьтә, Вс.Мейерхольд исемендәге Театраль үзәк сәхнәсендә (Мәскәү) “Алтын Битлек” Милли театраль фестиваль-премия кысаларында Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Й.Фоссе әсәре буенча куелган “Җәйнең бер көнендә” спектакле тәкъдим ителә.

Искәртеп үтәбез, Норвегия драматургы Йон Фоссе әсәре буенча режиссер  Фәрит Бикчәнтәев тарафыннан сәхнәләштерелгән “Җәйнең бер көнендә” спектакле илнең төп премиясендә 4 номинация буенча җиңү дәгъвалый: “Кече форматтагы иң яхшы спектакль”, “Иң яхшы режиссер эше”, “Иң яхшы хатын-кыз роле” һәм “Иң яхшы ут куючы рәссам эше”.

Күптән түгел генә Будапештта үткән фестивальдә әлеге спектакльне пьесаның авторы Йон Фоссе тамаша кылды. Әдип спектакльне: “конгениаль, югары дәрәҗәдә матур һәм күңелгә тия торган,” – дип атады. “Бу бөтен мәгънәдә искитмәле куелыш. Сәнгатьчә бизәлеш белән режиссер эшенең тыгыз бәйләнеше акыллы һәм үзенең тынычлыгы белән якты. Әлеге спектакль – минем пьесамның камиллеккә иң якын куелышы” – дип язды соңрак Йон Фоссе

“Алтын битлек” премияләрен тапшыру тантанасы 18 апрельдә 19.00 сәгатьтә Зур театрда узачак. Камал театры Россиянең милли театрлары арасында беренче булып “Алтын битлек”кә ия булырмы – шунда ачыкланачак

«Алтын битлек» турында

«Алтын битлек» – Россия Милли театраль премиясе. 1993 елда  Россия Федерацисенең Театр эшлеклеләре берлеге тарафыннан Россия Федерациясенең Театр эшлеклеләре берлеге рәисе СССРның Халык артисты М.А.Ульянов, аның урынбасары  В.Г.Урин һәм драматург В.Павлов инициативасы һәм катнашы белән оештырыла. Фестиваль һәм премия 1994-2005 еллар аралыгында, Фестивальнең Дирекциясен Эдуард Бояков җитәкли башлагач, киң таныла. Шул елларда “Алтын битлек” Россиянең төп театраль вакыйгасына әверелә. Соңгы елларда “Алтын битлек”нең дәрәҗәсе тагы да ныгыды, фестиваль “Легендар спектакльләр һәм исемнәр”, “Битлек Плюс”, “Россия шәһәрләрендә, БМБ илләре һәм Балтиядәге иң яхшы спектакльләр” кебек яңа проектларга баеды. “Алтын Битлек” Премия-фестиваленең алыштыргысыз Президенты – Россия Федерациясенең Театр эшлеклеләре берлеге Секретаре, Россиянең халык артисты Г.Г.Тараторкин

Спектакль турында

«Җәйнең бер көнендә» спектакленең премьерасы 2013 елның 8 февралендә Камал театрының Кече сәхнәсендә узды. Норвегия драматургының әлеге әсәре Россиядә беренче мәртәбә куелды. Спектакль Татарстан Республикасы “Тантана” премиясенең “Ел вакыйгасы” номинациясендә лауреат исеменә лаек булды

«Җәйнең бер көнендә» спектакле бу сезонда соңгы тапкыр 26 апрельдә Кече сәхнә уйналачак, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International