М.Җәлил исемендәге татар дәүләт академия опера һәм балет театры сәхнәсендә С.Прокофьевның «Ромео һәм Джульетта» балеты күрсәтеләчәк

2021 елның 14 гыйнвары, пәнҗешәмбе

16 гыйнвар М.Җәлил исемендәге татар дәүләт академия опера һәм балет театрында С.Прокофьевның «Ромео һәм Джульетта» балеты күрсәтеләчәк. Спектакль театрның балет труппасы сәнгать җитәкчесе, Россиянең һәм Татарстан Республикасының атказанган артисты Владимир Яковлевның 70 яшьлегенә багышланган. Спектакль 18:00 сәгатьтә башлана.

Ярты гасырдан артык Владимир Яковлев татар опера һәм балет театрында хезмәт итә. Казан балет труппасы составына 1969 елда А.Я.Ваганова исемендәге Ленинград хореография училищесын тәмамлаганнан соң керә.

20 ел дәвамында (1969-1989) В.Яковлев труппаның әйдәп баручы солисты була. Ул «Лебединое озеро», «Корсар», «Бакчасарай фонтаны», «Ромео һәм Джульетта», «Мещанин во дворянстве», «Конек-Горбунок», «Вальпургиева ночь», «Анюта», Ф.Яруллинның "Шүрәле" балетында уйный.

1989 елдан Владимир Яковлев театр балеты белән җитәкчелек итә: труппаның составын формалаштыра, репертуарын, башкаручыларны, яңа спектакльләрнең постановка төркемнәрен билгели... театрда аның «Щелкунчик» (1999), «Спящая красавица» (2003), «Шүрәле» (2000), «Коппелия» (2007), «Дон Кихот» (2015), «Ромео һәм Джульетта» (2017) спектакльләре бар.

Сергей Прокофьевның "Ромео һәм Джульетта" әсәре - ХХ гасырның иң популяр һәм әһәмиятле балетларының берсе. Спектакльнең премьерасы Казанда 1975 елда була. Аннары «Ромео һәм Джульетта» спектаклен 1999 елда хореограф Борис Мягков куя. 2017 елда Рудольф Нуриев исемендәге XXX Халыкара классик балет фестивалендә «Ромео һәм Джульетта» спектакленең яңа версиясенең премьерасы куела: бу юлы әсәрнең куелышын Владимир Яковлев тулыландыра.

Хөрмәтле журналистлар! Чарада катнашырга чакырабыз. Юбиляр белән очрашу 16 гыйнварда 17.00 сәгатьтә булачак. Аккредитация электрон рәвештә почта аша: tgatob@gmail.com кабул ителә. Элемтәгә керү өчен: тел. +7 843 2315762 Алинә Рәҗәпова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International