Казанда XIII Бусыгин укулары узачак

2020 елның 10 декабре, пәнҗешәмбе

11 декабрьдә Татарстан Республикасы Милли музее Халыкара «XIII Бусыгин укулары» фәнни-гамәли конференция мәйданчыгы булачак. Укуларны республиканың ТР Милли музее, Казан (Идел буе) федераль университеты һәм Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе оештыра.

Ел саен уздырыла торган «Бусыгин укулары» Казанның фәнни һәм мәдәни тормышында зур вакыйга булып тора. Конференция Е.П. Бусыгин (1913-2008) – күренекле галим-этнограф, Казан университеты профессоры, Россия һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Рус география җәмгыятенең мактаулы әгъзасы истәлегенә үткәрелә.

XIII Бусыгин укулары программасында Казан, Санкт-Петербург, Самара, Саранск, Йошкар-Ола, Уфа, Новосибирск, Көньяк-Сахалинск, Беларусиядан Минск һәм Төркмәнстаннан Ашхабад шәһәрләреннән галимнәр чыгышы күздә тотыла.

Чараны ачу тантанасында катнашучыларны Казан консерваториясеннән музыкаль презент көтә. Конференциядә катнашучылар һәм кунаклар өчен ТР Милли музеенда яңа экспозиция белән танышу «Татарстан тарихы борынгы заманнардан безнең көннәргә кадәр» дигән экскурсия үткәреләчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International