Владимир Мединский «Музейлар төне» акциясендә катнашучыларга һәм аны оештыручыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте

2019 елның 18 мае, шимбә

Кадерле дуслар!

Сезне чын күңелдән сәламлим һәм ел саен үткәрелә торган «Музейлар төне» акциясе башлану белән котлыйм. Бүген бөтен Россия,  Владивостоктан Калининградка кадәр, музейлар тирәсендә берләшкән зур бәйрәм мәйданчыгына әйләнәчәк.

13 ел эчендә акция зур популярлык казанды. Бу көнне илнең барлык төбәкләрендә яшәүчеләр, төрле яшьтәге һәм төрле шөгыльдәге  миллионлаган кеше «Музейлар төне» кунаклары була. Мондый ихтыяҗ музей эшен комплекслы модернизацияләү, Россия музейларының артефактлар саклау урыннарыннан  заманча мәдәни-агарту киңлекләренә әверелдерү нәтиҗәсе булды. Һәм монда, әлбәттә, музей хезмәткәрләренең зур өлеше бар.

Хөрмәтле хезмәттәшләр! Бөтенроссия масштабындагы әлеге зур вакыйганы әзерләүдә катнашуыгыз өчен рәхмәт әйтергә һәм һөнәри бәйрәмегез — Халыкара музейлар көне белән котларга рөхсәт итегез.

Сезгә нык сәламәтлек, яңа иҗади ачышлар, уңышлар һәм иминлек телим!

Россия Федерациясе мәдәният министры В. Р. Мединский.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International