Ирада Әюпова: «Нәүрүз» - бөтен театр җәмәгатьчелеге өчен актуаль булган уртак принциплар, кыйммәтләр эзләү

2019 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында төрки халыкларның «Нәүрүз» XIV Халыкара театр фестиваленә багышланган матбугат конференциясе узды. Анда Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова; «Нәүрүз» фестиваленең сәнгать җитәкчесе, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш режиссеры, Театр әһелләре берлеге рәисе Фәрит Бикчәнтәев, «Нәүрүз» фестивале директоры, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры  Илфир Якупов катнашты.

2019 елның 1-8 июнь көннәрендә Казанда төрки халыкларның «Нәүрүз» XIV Халыкара театр фестивале узачак. Фестиваль программасында Төркия, Казахстан, Кыргызстан, Әзербайҗан, Үзбәкстан, Таҗикстан һәм Россиянең  милли республикаларыннан 29 театр бар. Фестивальгә махсус кунак булып Nottara Theater (Бухарест, Румыния) килә, ул   Ж.-Б. Мольер һәм М. Булгаков әсәрләре буенча «Moliere» спектакле белән чыгыш ясаячак. Спектакльнең режиссеры - Роман Феодори (Красноярск шәһәре).

«Фестивальнең үзенчәлеге -  быел аның Россия Федерациясендә игълан ителгән театр елында узуы. Төрки халыкларның «Нәүрүз»  Халыкара театр фестивале - аралашу, күңел ачу мөмкинлегеннән тыш,  тарихи мирасыбызга, тамырларыбызга мөрәҗәгать итү, төрки халыкларның театр бергәлекләре өчен актуаль булган уртак принциплар, кыйммәтләр эзләү», - дип ассызыклады Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова матбугат конференциясен ачып.

«Узган Нәүрүз фестивале Якутиягә багышланган булса, быел «Нәүрүз» Башкортстанның театр сәнгате эгидасы астында узачак. Фестивальдә Башкортстаннан барлыгы 6 театр катнаша: М. Гафури исемендәге академия драма театры, Салават театры, курчак театры, Уфаның «Нур» татар театры, Стәрлетамак театр-концерт берләшмәсе, М. Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры, - диде фестиваль директоры Илфир Якупов. - Фестивальнең репертуары, гадәттәгечә, төрлелеге белән аерылып тора: монда чит ил классикасы да, этник әсәрләр дә, заманча драматургия дә. Фестиваль үзенә барлыгы 500дән артык катнашучыны җыячак».

Фестиваль спектакльләрен карау өчен Франция, Германия, Норвегия, Венгрия, Иран, Төркия һәм Грузия продюсерлары чакырылган. «Шоукейс форматы безнең өчен бик мөһим. Без танылган театр продюсерларының төрки телле илләр театрлары спектакльләренә игътибар итүләрен телибез», - дип билгеләп үтте фестивальнең сәнгать җитәкчесе Фәрит Бикчәнтәев.

«Нәүрүз» фестивале - Россия һәм дөнья халыклары арасында мәдәни элемтәләрне ныгыту максатына хезмәт итүнең ачык мисалы. Театр мәктәпләренең,  сәхнә традицияләренең һәм иҗади чишелешләрнең  күптөрлелеген күрсәтү яңа исемнәр һәм уртак проектлар тууга ярдәм итәр дип ышанам», - дип ассызыклады Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова.

«Нәүрүз» Халыкара фестивале эгидасы астында, Татарстан Республикасы Театр Әһелләре Берлегенең Россиядә Театр белеменә ярдәм итү проектын гамәлгә ашыру кысаларында, 2019 елның 10-16 июнь көннәрендә «Нәүрүз school» Халыкара студентлар спектакльләре фестивале узачак. Фестиваль Т.К. Жургенов исемендәге Казакъ милли сәнгать академиясе (Алма-Ата), ГИТИС (Мәскәү), Арктика дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты (Якутск), Уфа дәүләт сәнгать институты, Казан театр училищесы һәм башка белем бирү учреждениеләре студентларының куелышларын үз эченә  туплаячак.

XIV «Нәүрүз» спектакльләре  Казанның 7 театр мәйданчыгында тәкъдим ителәчәк: Камал театрының Зур һәм кече залы, «Әкият» курчак театрының Зур һәм кече залы, Тинчурин театры, Кариев исемендәге  һәм яшь тамашачылар театры. Спектакльләр шулай ук Камал театры каршындагы мәйданда һәм Кабан күле яр буенда да уйналачак. Билетлар кассаларда, театр сайтларында, шулай ук билет операторларында да сатуда булачак.

Фестивальне гамәлгә куючылар - Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы, Россия Федерациясе Театр эшлеклеләре берлеге, Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлеге ярдәме белән Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы. Оештыручы - Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры.

***

«Нәүрүз»нең төп максаты – төрки һәм Россия Федерациясенең башка халыкларының,  чит илләрнең театрлары арасындагы  элемтәләрне ныгыту һәм театр мәдәниятләрен үзара баету. Беренче тапкыр «Нәүрүз» фестивале 1989 елда Алма-Атада СССР Театр эшлеклеләре берлеге карары белән үткәрелә. СССР таркалганнан соң фестиваль 5 ел дәвамында уздырылмаган. «Нәүрүз» фестивале кабат 1998 елдан Татарстан Республикасы инициативасы белән оештырыла башлый. Фестиваль Республика башкаласы Казанда дүрт елга бер тапкыр үткәрелде, шул чорда ул  халыкара статуска ия булды. 2009 елдан Фестиваль ике елга бер тапкыр уза. 2010 елдан аның эгидасы астында «Нәүрүз» Халыкара театраль-белем бирү форумы уза. Аның кысаларында актерлык һәм режиссерлык осталыгы, театр белеме һәм менеджмент буенча семинарлар һәм мастер-класслар үткәрелә.

Видеога сылтама: https://cloud.mail.ru/stock/kjUBnKneZo9pmTTDDTZMta6i

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International