Казанда Татарстан Республикасында Япония көннәре үткәрелә

2018 елның 24 октябре, чәршәмбе

“Сакура” Татар-япон мәдәни-мәгълүмати үзәге хәбәр итә: 30 октябрьдә Казанда Татарстан Республикасында Япония көннәре старт ала. Чаралар Япониядә Россия көннәре һәм Россиядә Япония көннәре кысаларында уза.

Мәдәни чаралар программасы икеяклы мөнәсәбәтләрнең үсешен һәм ныклыгын чагылдыручы күптөрле чараларга бай.

Башта Казан Кремлендә "Чиксез мәдәният" күргәзмәсе ачылачак.

Шул ук мәйданчыкта Япониянең ORIENTARHYTM төркеме перфомансы, кендо буенча Европа чемпионнарының күрсәтмә чыгышлары узачак, "SFORZANDO" яшьләр оркестры Миадзакиның аниме-фильмнары музыкасын башкарачак.

30 октябрьдә "Ак Барс" яшьләр үзәгендә ORIENTARHYTM төркеме "SHU-HU-RI" проекцияле тамаша тәкъдим итә.

31 октябрьдә Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында япон риваятьләре буенча Мәскәүнең "Апарте" театры Япония актрисасы Томоми Орита катнашында"Торна" спектаклен  куячак. Шул ук көнне ТР Милли музеенда Надир Әлмиевның Хиросимага багышланган күргәзмәсе ачыла.

Яшьләр дипломатиясе академиясе студентлар өчен "Томодати – дуслар" проекты кысаларында төрле бүләкләр әзерләгән. КФУның халыкара мөнәсәбәтләр институтында "Россия - Япония: сәясәт, тарих һәм мәдәният"  конференцияче узачак.

"Мир" кинотеатрында «Инуясики», «Скифский агнец», «Семейка на выживании» һәм «Место, где живет Мори» исемле Япония фильмнары күрсәтеләчәк . Алдагы еллар белән чагыштырганда, бу юлы тамашачыларга быел һәм узган елда төшерелгән фильмнар тәкъдим ителәчәк.

Чараларга керү бушлай, алдан "ВКонтакте" социаль челтәрендә Яшьләр дипломатиясе академиясе төркемендә теркәлергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International