Казанда кинопедагогика буенча курслар узды

2018 елның 22 мае, сишәмбе

Казанда “Кинопедагогика  нигезләре. Балалар һәм яшьләрнең кино ярдәмендә проектлау иҗаты” темасына белем бирү курслары узды. Аны Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәме белән “Покров” рухи-әхлакый Фонды оештырды.

Чараны “Без  киноны үзебез төшерәбез” Халыкара балалар фестивале директоры Елена Бреднева ачып җибәрде. Ул фестивальнең уңышлы проект булуын билгеләп үтте.

“Без киноны үзебез төшерәбез” Халыкара балалар фестивале үз алдына киңколачлы  максат куя: заманча трендлардан, “халыкчан”  кино төшерүдән китеп, балаларны уңай һәм кызыклы видеороликлар ясарга, мәгълүмати кырдагы куркынычларга яхшылык һәм намус белән җавап бирергә өйрәтү.

Фестивальне оештыручылар  төрле шәһәрләрдә  медиа белем бирү буенча  курслар үткәрә, бу эшләрнең нигезендә – Интернет челтәрендә уңай кино һәм видео-иҗат юнәлешен җәелдерү. Чын мәгънәсендә яхшы кино төшерү өчен балалар һәм яшүсмерләргә остазлар кирәк.  Курсларның максаты – педагогларга сценарий язарга, сыйфатлы видео төшерергә, монтажларга, глобаль челтәрләрдә эшләргә өйрәтү.

Укулар программасында республиканың балалар студияләре: «ЧиБ» балалар студиясе (җитәкчесе Максим Мальков, Казан), «Маринад» кино һәм телевидение остаханәсе (җитәкчесе Роман Рыков, Яшел Үзән), Алексеевск бистәсеннән яшьләр студиясе, Казан сәләтләр университеты командасы.

Курста катнашучылар командаларга бүленеп, темалар буенча сценарийлар әзерләде. “Смена” Бөтенроссия балалар үзәгенең медиаүзәк җитәкчесе Оксана Рябухина  сценария нигезләре, видеофильм ясау этаплары, төшерү һәм монтажлау технологиясе турында сөйләде.

Бу көнне үк педагоглар өчен “Балалар киносында яңа эра” темасына “түгәрәк өстәл” утырышы булды.

Ике көн дәвам иткән курслардан соң, фестиваль кысаларында төшерелгән эшләрне тәкъдир итү чарасы, 2017 ел нәтиҗәләре буенча иң яхшы дип табылган  кинопритчаларны күрсәтү булды.  “Казан сайлый” номинациясендә тамашачылар мәхәббәте призы “ЮНИОР” кино һәм тв студиясе тарафыннан төшерелгән “Көчек” фильмы җиңү яулады. Ә баллы бүләк – бәлеш – иҗади караш, осталык, оешкан төстә һәм тиз эшләгән өчен барлык командаларга да эләкте.

“Без киноны үзебез төшерәбез” фестивале елга 4 елга тапкыр “Покров” рухи-әхлакый Фонды тарафыннан үткәрелә. Чираттагы кинофестиваль 19 августта Брянск шәһәрендә узачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International