15-18 мартта М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән ITALIAN BEST SHORTS 2: МӘҢГЕЛЕК ШӘҺӘРДӘ МӘХӘББӘТ альманахы – Италиянең мәхәббәт турындагы иң яхшы кыска метражлы фильмнар җыелмасы күрсәтелә. Башлана 19 сәгатьтә.
Альманах программасында режиссер Кристиано Ананиянең «Мальчик с пальчик», Моники Дуго һәм Марчелло Ди Нотоның «Завтра начинаю новую жизнь», Илении Политаноның «Свидание», Валерио Аттаназионың «Любовь в Вечном городе», Даниэле Пининың «Рокки», Франческо Бруниның «Круговорот» һәм Алессандро Капитаниның «Самая красивая» фильмнары кергән.