Казанда V “Ватанны саклаучылар” Халыкара патриотик кино фестивале көтелә

2018 елның 20 феврале, сишәмбе

21-22 февральдә Казанда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә V “Ватанны саклаучылар”  Халыкара патриотик кино фестивале узачак.

Фестивальнең максаты: яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү, аларда хәрби хезмәт белән кызыксыну уяту; сәләтле иҗади яшьләрне ачыклау; балалар һәм яшьләрдә сәнгати зәвык тәрбияләү; видео һәм киносәнгате ярдәмендә сәнгати образлар булдыру; сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.

Быел фестивальгә Россия, Белоруссия, Әрмәнстан, Швеция, Конго Республикасы, Иран, Төркия, Һиндстан, Германиядән 200дән артык гариза алынган.

Россиянең атказанган артисты, жюри рәисе Владимир Демидов һәм театр һәм кино режиссеры Андрей Селиванов фестивальнең кунаклары булачак.

21 февраль көнне 14.30да Казанның Мусин урамы 17нче йорт адресы буенча урнашкан йортта (177нче мәктәп) фестивальнең ачылышы үтәчәк.

Ә 22 февраль көнне 16.00 Казаның Оренбург тракты, 6нчы йорт адресы буенча фестивальнең ябылышы була.

Кинофестивале кысаларында патриотик темага фильмнар да күрсәтеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International