Хөрмәтле Хәсәниләр
11.12.2013

Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы

Татарстан Республикасы Милли музее

Г. Тукай әдәби музее

Пресс-релиз

 

Хөрмәтле Хәсәниләр

 

13 декабрьдә 14:00 сәгатьтә Габдулла Тукай әдәби музеенда язучы һәм журналист Әхмәтгәрәй Хәсәнинең тууына 130 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә узачак.

 

Данлыклы Хәсәниләр Габдулла Тукай белән дуслыкта була. Әлеге дуслык 1912 елның 15 декабрендә нигез салынган “Аң” журналыннан башлана, алар биредә хезмәттәшлек итәләр. Журналның баш мөхәррире Әхмәтгәрәй Хәсәни, ә җаваплы сәркәтибе Зәйнәп Хәсәния була. Габдулла Тукайның Хәсәниләр белән дуслыгын Тукайның Клячкин хастаханәсендә яткан вакытта язган хаты да дәлилли,  шагыйрь ул хатта “Аң” журналы эшчәнлеге өчен борчылуын белдерә.

Әхмәтгәрәй Хәсәни Тукайны соңгы юлга озатуда да катнаша. “Аң” журналының 1914 елгы апрель ае саны тулаем Тукайга багышлана.

Язучы, журналист һәм тәрҗемәче Әхмәтгәрәй Хәсәни 1883 елның 15 декабрендә туа. Башлангыч белемне өйдә ала, әтисе өйдә белем бирү өчен француз, төрек, гарәп телләре укытучыларын яллый.

Әхмәтгәрәй Хәсәни яшьтән үк рус, аурупа, шәрыкъ әдәбияты, мәдәнияты, тарихы белән кызыксына. Алдынгы татар мәгърифәтчеләре тәэсирендә тәрбияләнеп, әдәбиятта каләм көчен сыный,  тәрҗемәләр эшли.

Белемле, алдынгы карашлы Хәсәни 1906 елда “Гасыр” нәшриятын ача, анда татар һәм рус телләрендәге классик әсәрләр дөнья күрә. Комедияләр, әдәби тәрҗемәләр, сәяси мәкаләләр авторы буларак, ул татар мәдәнияты һәм сәнгате тарихында әһәмиятле урын алып торган данлыклы “Шәрыкъ” клубының активисты да була.

Әлеге эшчәнлегендә аның төп ярдәмчесе тормыш иптәше Зәйнәп Хәсәния була. Зәйнәп Хәсәния (1887-1967) Казанда сәүдәгәр гаиләсендә туа. Башлангыч белемне мәдрәсәдә ала, аннары өйдә рус теле укытучысы ярдәмендә рус телен үзләштерә, телне ул камил дәрәҗәдә өйрәнә.  1917 елгы революциягә кадәр ул журналистлык һәм нәшер эшчәнлеге белән шөгыльләнгән беренче хатын-кызларның берсе була.

Хәсәни гаиләсенең тарихы фаҗигале. Әхмәтгәрәй Хәсәни репрессия корбаны була, аннары аны Беломорканал төзелешенә җибәрәләр. Юлда ул тиф авыруы белән авырый башлый һәм вафат була. Каберенең кайда икәнлеге билгесез. Әхмәтгәрәйнең репрессияләнүеннән соң, Зәйнәп Хәсәни биш бала белән, торыр җирсез кала. Ире реабилитацияләнгәч кенә аңа фатир бирәләр. Ул соңгы көннәренә кадәр шунда яши.

Кичәдә филология фәннәре докторы һәм профессорлар Хатип Миңнегулов, Зөфәр Рәмиев, Дания Заһидуллина; Әхмәтгәрәй һәм Зәйнәп Хәсәнинең туганнары, шулай ук Казан музыка көллияте студентлары чыгыш ясар дип көтелә.

 

 

 

 

 

 

Г.Тукай әдәби музее: 293-17-50

Редакция-нәшрият бүлеге  матбугат үзәге: 292-32-18



артка

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International