ЯҢАЛЫКЛАР


7
октябрь, 2025 ел
сишәмбе

Арча районы мәдәният йортында «Безнең йорт – Татарстан» республика этномәдәни фестиваленең икенче зона этабы узды. Чараны ТР Мәдәният министрлыгы, Ассамблея һәм Татарстан Халыклары дуслыгы йорты оештыра.

 

Балалар театрларының XXIIII Халыкара фестивале старт алды. «Әкият» курчак театрының Дмитрий Мамин-Сибиряк әкияте буенча куелган «Соры муен» спектакле фестивальнең ачылыш спектакле булды.

16 октябрьдә 18.30 сәгатьтә "Яшәү сәнгате" мәдәни-агарту үзәгендә Татарстанның атказанган артисты, опера җырчысы Илүсә Хуҗина белән иҗади очрашу була. 

Татарстанның нефть башкаласы театрында Италия драматургы Карло Гольдони пьесасы буенча «Кьоджиндагы талашу» спектакленең соңгы репетицияләре бара. Тиздән тамашачылар бер сәхнәдә итальян һәм татар мәдәниятләренең, ике стихиянең, ике темпераментның үрелеп баруын күрәчәк.


6
октябрь, 2025 ел
дүшәмбе

6 декабрьдә «Милли мультфest» төбәк балалар кинофестивале җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы була.

19 октябрьдә шагыйрә, җәмәгать эшлеклесе Заһидә Хөсәен кызы Бурнашеваның (иҗади псевдонимы – Гыйффәт Туташ) тууына 130 ел тула.

ТР Милли китапханәсендә бөек рус шагыйре Сергей Александрович Есенинның (1895-1925) туган көненә багышланган берьюлы ике экспозиция ачылды. Аның ихласлык һәм тирән хис-кичерешләр белән сугарылган иҗаты кешеләрнең йөрәкләрен илһамландыруын һәм дулкынландыруын дәвам итә.

«Россия-Көнчыгыш» халыкара милли мәдәниятләр фестиваленә ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе эгидасы бирелүе турында фестивальнең генераль продюсеры Рифат Фәттахов исеменә язылган рәсми хатында комиссиянең җаваплы секретаре, РФ Тышкы эшләр министрлыгының күп яклы гуманитар хезмәттәшлек һәм мәдәни элемтәләр департаменты директоры Александр Алимов хәбәр итте.

Узган ялларда курчак театры коллективы «Безгә бертөрле булу мәҗбүри түгел» X халыкара мәгариф театраль форум-фестивале кысаларында Чуваш дәүләт курчак театры сәхнәсендә чыгыш ясады.

Кытайның Циньхуандао шәһәрендә Россия һәм Кытай Мәдәният елы эгидасы астында Бэйдайхэ районы (КХР) Хөкүмәте инициативасы белән «Алтын мәйдан»Халыкара традицион мәдәниятләр фестивале уңышлы узды. Ул Бисер Киров исемендәге «Алтын мәйдан» интернациональ мәдәни-агарту проекты кысаларында оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International