25 апрельдән алып 28 апрельгә кадәр Казанның Галиәсгар Камал театры сәхнәсендә Уфа “Нур” татар дәүләт театры гастрольләре узачак.
Бүген Казаннын «Чулпан» мәдәният үзәгендә бик күңелле бәйрәм узды. «Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурсы кысаларында, Сарман районы үзенең үзенчәлекле мәдәни мирасы белән уртаклашты.
14 апрельдә Халыклар дуслыгы йортында Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк тарафыннан оештырылган, мәшһүр җырчы, ТАССРның халык артисты, кабатланмас тавыш иясе Нәфисә Василова (Анастасия Петровна Васильева) истәлегенә, артистканың 80 яшьлек юбилеена багышланган “Үз илемдә” дип исемләнгән кичә узачак.
11 апрельдә Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында «Татар музыка театры энҗеләре» концерты узачак. Чара Казан консерваториясе Опера студиясенең 30 еллыгына багышлана.
«Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурсы кысаларында, Сарман районы үзенең үзенчәлекле мәдәни мирасы турында «Чулпан» мәдәният үзәгендә сөйләячәк.
«Татаркино» мәдәният учреждениесенең Гәлиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры белән берлектә тормышка ашырылучы «Кино+Театр» проекты быел бөтен республиканы колачлаячак. Бу хакта Миләүшә Айтуганова белдерде.
5 апрель көнне Татарстанның Милли музее үзенең 128 еллыгын билгеләп үтәчәк. Бу көнне 1895 елда музей беренче тапкыр ишекләрен ача. Кунакларны гигант балык, мастер-класслар, могҗизалар белән күргәзмә ачылышы көтә.
3-8 апрельдә Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында «TAMGA» режиссерлар лабораториясе уза. Традиция буенча, анда иҗади портфолиосында балалар һәм яшүсмерләр өчен спектакльләр булган яшь режиссерлар катнаша. Быел режиссерлар Олег Молитвин, Лидия Хазова һәм Степан Пектеев чакырылды.
Сальвадор Дали Казанда: Заманча сәнгать галереясендә оригиналлар һәм мультимедиа күргәзмәсе ачылачак, ул «Сюрреализм - ул Мин» дип атала.
5 апрельдән 15 апрельгә кадәр С.Сәйдәшев ис. Дәүләт зур концертлар залында Татарстан Республикасы Дәүләт академия симфоник оркестрының «Рахлин сезоннары» XII Халыкара фестивале кысаларында концертлары узачак. Оркестрның сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижёры - Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, профессор Александр Сладковский.