Чарада артистка сәхнәләштергән спектакльләрдән өзекләр дә уйналачак.
7 декабрь 18.30 сәгатьтә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисткасы Исламия Мәхмүтованың тууына 80 ел тулу уңаеннан искә алу кичәсе-концерт узачак.
9 декабрь 12.00 сәгатьтә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә «Могҗиза» инклюзив театр студиясенең «Бәләкәй принц» тормышчан әкияте (0+) куелачак. Авторы – Антуан де Сент-Экзюпери, Разил Вәлиев тәрҗемәсе. Спектакльнең режиссеры һәм инсценировка авторы – Зөфәр Харисов.
2023 нче елның 1-7 нче декабрь көннәрендә Казанда XV Бөтенроссия «Һөнәр» яшь режиссура фестивале узачак.
1 ноябрьдә 15.00 сәгатьтә Татарстанның Милли китапханәсендә «Тинчуринның сигез фотоаппараты» дип исемләнгән күргәзмә ачылачак. Биредә Кәрим Тинчурин үзе төшергән фотографияләр тәкъдим ителә. Чара К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының 90 еллыгына багышлана.
Һәр теләгән кеше театр волонтерлары берләшмәсенә кушыла ала.
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «ВолонТин» волонтерлык берләшмәсе эшчәнлегенә старт бирелде.
2 ноябрьдә 13.00 сәгатьтә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында гаилә һәм мәктәп театрларының «Гаилә тарихы», «Театрның яше юк» I Республика фестиваль-конкурсының гала-концерты узачак.
27 октябрьдә Татарстан Республикасы Милли музеенда «Яшьлек энергиясе һәм үсеш тарихы: Татарстан студентлар отрядларына 60 ел» күргәзмәсе ачыла. Проект студентларның хезмәт отрядлары тарихы һәм аларның Татарстан һәм Россия үсешенә керткән өлеше белән таныштырачак.
5 ноябрьдән башлап 10 декабрьгә кадәр Казанның «Мир» кинотеатрында «Кино+Театр» проекты чаралары узачак.
25 октябрь, 12.00 сәгатьтә Габдулла Тукай әдәби музеенда Татарстанның халык язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Нурихан Фәттахның 95 еллыгына багышлаган әдәби-музыкаль кичә үткәрелә.
Яңа театраль сезон башланганга 2 генә ай, ә Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында инде өченче премьерага әзерлек бара. Театрда Әмирхан Еники әсәренә алынды. Аны сәхнәгә режиссёр Егор Чернышов куя.