Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Мәдәният министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Гомуми белешмәләр
Җитәкчелек
Министрлык структурасы
Эшчәнлек
Коррупциягә каршы көрәш
Кадрлар сәясәте
Фестивальләр, Конкурслар, Грантлар, Премияләр
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Төбәкара, халыкара хезмәттәшлек
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы карамагындагы советлар
Министрлык күрсәтә торган дәүләт хезмәтләре
Элемтә өчен мәгълүмат
Документлар
Норматив документлар
Министрлык эшчәнлегенә кагылышлы документлар
Коллегияләр
Хезмәткә түләүнең яңа системасы
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Элемтәләр
Яңалыкларны тарату
Мөрәҗәгатьләр кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе
Интернет кабул итү бүлмәсе
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы
Әлеге яңалык сайтта бирелмәгән
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2025 ел
2025 елда Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләре лауреатлары игълан ителде
Туган тел көнендә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 139 ел тулу уңаеннан Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан 2025 елда Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләре лауреатлары игълан ителде. Туган тел көненә багышланган бәйрәм концерты кысаларында тантаналы чара Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасында узды.
Рөстәм Миңнехановның Туган тел көнен һәм Габдулла Тукайның тууына 139 ел тулуны бәйрәм итү уңаеннан мөрәҗәгате
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Туган тел көнен һәм Габдулла Тукайның тууына 139 ел тулуны бәйрәм итү уңаеннан мөрәҗәгате. «Хөрмәтле татарстанлылар! Кадерле милләттәшләр! Сезне Туган тел көне һәм татар халкының бөек шагыйреГабдулла Тукайның туган көне уңаеннан чын йөрәктән тәбрик итәм. Ата-бабаларыбызның күп гасырлык олы мирасы, зирәклеге һәм акыл байлыгы ана телебез аша күңелләрдә урын ала.Дөньяның гүзәллеге һәм төрлелеге, хисләрнең тирәнлеге, рухи хәзинәләребезнең кыйммәте газиз туган телебездә тасвирлана һәм аһәңле яңгырый. Халкыбыз тарихын өйрәнү, тамырларыбызны барлау, башка мәдәниятләр, диннәр белән багланышлар рухыбызны һәм үзенчәлегебезне саклау мөмкинлеге бирә. Әдәбиятта, татар халкының бай язма мирасында әдипләр һәм галимнәрнеңтуктаусыз эзләнүләре, күңел һәм аң эшчәнлеге нәтиҗәләречагылыш таба. Иҗатчы буларак Тукайга күп кенә мәшһүр татар мәгърифәтчеләренең әсәрләре көчле йогынты ясаган. Алар арасында тууының 200 еллыгы быел зурлап билгеләп үтелә торган Каюм Насыйри да бар. Бу мөхтәрәм шәхесне без хəзерге татар əдəби теленə, ә Тукайны хәзерге татар әдәбиятына һәм яңа милли шигъриятебезгә нигез салучыларның иң күренеклеләре дип таныйбыз. Аларның игелекле хезмәте – буыннар бәйләнешенең, татар мәдәниятен саклау һәм үстерүнең күркәм мисалы. Татар җәмгыяте үсешенең һәр чорына хас бердәмлек нигезен вакыт агышы һич үзгәртә алмый торган изге төшенчә –Ватанга тугрылык тәшкил итә. Тукайның: «Һич бетәрме тарихи бу бергәлек? – Без туган бер җепкә бергә теркәлеп. Без сугышта юлбарыстан көчлебез, Без тынычта аттан артык эшлибез. Шул халыкныңмы хокукка хакы юк? – Хакыбыз уртак ватанда шактый ук!» – дигән шигъри юлларында нәкъ шул фикер уздырыла. Кадерле дуслар! Сезгә күпмилләтле илебез мәнфәгатьләрендә һәр эшегездә уңышлар, бәхет, сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек телим».
21
апрель, 2025 ел
Татарстанда Туган тел көнен һәм Габдулла Тукайның тууына 139 ел тулуны билгеләп үтәчәкләр
Апрель аен бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга багышланган ай дип атарга була. Ай башыннан бөтен республикада Г.Тукайга багышланган төрле чаралар, программалар, күргәзмәләр, концертлар уза.
14
апрель, 2025 ел
ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Свердловск өлкәсе буенча гастрольдән кайтты
Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Свердловск өлкәсе шәһәрләрендә чыгыш ясады. Бер атна эчендә коллектив Красноуфимск, Березово, Первоуральск, Ревда, Асбест калаларында һәм Аракай авылында булды. Сәфәрләрен Түбән Тагилда тәмамлады. Бу юлы ТР Дәүләт ансамбле «Бөек Җиңү – Бөек халык!» программасын тәкъдим итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз