Камал театрында сезонның беренче премьерасы

2017 елның 23 августы, чәршәмбе

14, 15 һәм 17 октябрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында сезонның беренче премьерасы – Сөмбел Гаффарова әсәре буенча Фәрит Бикчәнтәев куйган "Килмешәк" спектакле дөнья курәчәк. Спектакльдә Татарстанның халык артистлары Радик Бариев, Люция Хәмитова, Татарстанның атказанган артистлары Минвәли Габдуллин, Алмаз Сабирҗанов һәм яшь актерлар Илнур Закиров, Раил Шәмсуаров һәм Айгөл Абашева катнашалар.

Тимер пәрдә ачылганнан һәм СССР таркалганнан соң элекке автоном республикалар халыклары үзләренең тарихларының ак битләрен барлый башладылар. Россиядә халык саны буенча икенче урында торган татарлар өчен иң үкенечле темаларның берсе - фашист Германиясе ягына чыгудан баш тарткан, Гитлер концлагерьлары газапларын кичергән, ә өченче рейх таркалганнан соң Сталин ГУЛАГы тоткыннары булган әсир солдатлар һәм офицерлар язмышы. Аларның кайберләре илленче елларда азат ителү бәхетенә ирешсәләр дә, Икенче Бөтендөнья сугышында катнашучы статусын әле күптән түгел генә алдылар. Алар арасында янәдән кулга алынудан куркып, туган якларына кайтмый калучылар да булды. Язмыш аларны дөнья буйлап таратты...

"Килмешәк" спектакленең герое Нәкыйп сугыштан соң, язмышына буйсынып, Канадага килеп эләгә һәм тормышын өр яңа биттән башлап җибәрә. Канаданың зур булмаган бер шәһәрендә ул татар авылындагыча яши башлый - бәрәңге үстерә, Хэллоуин урынына Сабантуй уздыра. Хатынына да ул Джоанна дип түгел, ә татарча "Җаным" дип эндәшә. Көннәрдән бер көнне аның кебек үк "килмешәк", ләкин тамырлары Шотландиядән булган күршесе Самуэль, элеккеге совет гражданнарына кире СССРга кайтырга рөхсәт ителә һәм аларга бернинди дә куркыныч янамый дигән хәбәр алып килә...

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International