Журналистларга XIII Халыкара мөселман киносы фестиваленең беренче фильмы күрсәтелде

2017 елның 9 августы, чәршәмбе

XIII Халыкара мөселман киносы фестивале алдыннан Казанда журналистларга конкурс һәм конкурстан тыш программага кергән фильмнар күрсәтелә башлады. “Татаркино” директоры, XIII Халыкара мөселман киносы фестиваленең башкаручы директоры Миләүшә Айтуганова билгеләп узганча, журналистларга күрсәтү өчен сайлап алынган эшләр буенча конкурс һәм конкурстан тыш программаларга кергән фильмнар турында фикер йөртергә була.

Иң беренче булып «Глиняное королевство» (Бангладеш) фильмы күрсәтелде.

Фестивальнең программа директоры Альбина Нафигова журналистларны конкурс программасы белән таныштырды.
Журналистлар фильмнарны һәр сишәмбе саен карый ала.

15 август, 17.00 “Мир” кинотеатры – “Судьба” фильмы (реж. Чжан Вэй, Кытай)

 22 август, 17.00, «Мир» - «Горящие птицы» фильмы (реж. Санджива Пушпакумара, Шри Ланка-Франция-Нидерланды-Катар)

 29 август, 17.00, «Мир» - «Наш проповедник» фильм (реж. Магди Ахмед Али, Мисыр)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International