Пенза өлкәсе губернаторы Иван Белозерцев Бөтенроссия авыл Сабан туен оештыруда ярдәм иткән өчен Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин исеменә рәхмәт белдереп, телеграмма юллаган. Анда Сабан туе 22 июль көнне узган иде.
“Сезнең Пенза өлкәсенә килүегез һәм сигезенче Бөтенроссия авыл Сабан туенда катнашуыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Татар халкының күпгасырлык гореф-гадәтләрен чагылдырган бәйрәм тамашасы Россия һәм безнең өлкәнең мәдәни тормышында әһәмиятле вакыйгага әверелде. Сезнең профессиональлек ярдәмендә әлеге гаҗәеп бәйрәм Пенза җирендә Россиянең төрле төбәкләреннән кунаклар җыйды”, - диелгән губернатор юллаган телеграммада.