Татарстан компанияләре һәм оешмаларын “ИнваЭкспо. Җәмгыять бөтен кеше өчен” күргәзмәсендә катнашырга чакыралар

2017 елның 24 июле, дүшәмбе

Татарстан компанияләре һәм оешмаларын “ИнваЭкспо. Җәмгыять бөтен кеше өчен” җиденче Халыкара махсус күргәзмәсендә катнашырга чакыралар. Күргәзмә 2017 елның 9-11 ноябрендә Мәскәүдә “Сокольники” күргәзмәләр үзәгендә узачак. Экспозициянең төп максаты -  мөмкинлекләре чикле кешеләргә көндәлек тормышларында булышачак товарлар һәм хезмәтләр белән таныштыру. Күргәзмәнең төп тематик юнәлешләре арасында – “Уңайлы мәдәният” (мәдәният учреждениеләрендә инвалидлар һәм мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен уңайлы шартлар тудыру).

2016 елга кадәр күргәзмә “Тернәкләнү. Уңайлы мохит” исеме белән үткәрелгән. 2017 елда күргәмәнең яңа концепциясе Россия Президенты карамагындагы инвалидлар эшләре буенча комиссия тарафыннан хупланган.  Аның оештыру комитетын РФ Дәүләт Думасы депутаты, танылган сәсәт һм җәмәгать эшлеклесе, бөтенроссия инвалидлар җәмгыяте рәисе Михаил Терентьев җитәкли.

Күргәзмәдә Россия төбәкләре вәкилләре, шул исәптән дәүләт заказчылары, БДБ илләре белгечләре, чит ил компанияләре катнашуы көтелә. Россия Федерациясенең “2011-2020 елларга уңайлы мохит” Дәүләт программасының төп тормышка ашыручылары да катнашыр дип ниятләнә.

Чара кысаларында Россия Президенты карамагындагы Инвалидлар эшләре комиссиясе утырышы, “Парафест” Сәнгать фестивале  үтәчәк. Шулай ук тәкъдим итү, остаз дәресләре, сәнгать күргәзмәләре дә оештырылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International