Апас районының Азбаба авылында Питрау бәйрәме үтте. Беренче генә тапкыр оештырылуга карамастан, авылның төп урамында бик күп кеше җыелган иде. Кайбыч, Яшел Үзән районнарыннан да килүчеләр күп булды, дип хәбәр итә оештыручылар.
Бәйрәм сәхнәләштерелгән тамаша белән башланды, анда Апас районы мәдәният хезмәткәрләреп белән берлектә күрше Кайбыч районы делегациясе дә катнашты. Шулай ук Чуашстан Республикасыннан килгән кунаклар да чыгыш ясады.