Быелгы елның 21 – 23 июль көннәрендә татар халкының күренекле драматургы Туфан Миңнуллин исемендәге 1 нче Бөтенроссия күләмендә драматурглар семинары узачак. Вакыйганы Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Язучылар берлеге оештыра һәм ул Татарстанның Биектау районы Кече Битаман авылында узачак.
Семинарда танылган драмаурглар, әдәбият белгечләре, сәнгать әһелләре бер мәйданга жыелып, драматургиянең бүгенге хәле турында сөйләшү белән бергә, яңа пьессалар буенча тәҗрибә алмашачак. Күңел ачу программасы да каралган.