Державин эзләре буйлап

2017 елның 10 июле, дүшәмбе

14 июль көнне Г.Р. Державинның тууына 274 ел тулуга багышланган Бөтенроссия шигърият фестивале булачак. Аны Татарстан Мәдәният министрлыгы республиканың Язучылар берлеге, Лаеш муниципаль районы, Татарстан Милли музее белән берлектә оештыра.

Бәйрәм чаралары Казанның Лядский бакчасында һәм Лаеш шәһәренең Үзәк мәйданында узачак.

11.00дә Лядский бакчасында шагыйрьнең һәйкәленә чәчәкләр салыначак. Тантанада Татарстан Хөкүмәте вәкилләре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары, шәһәр халкы катнашачак. Биредә шулай ук “Ирекле микрофон” урнаштырылачак, Казанның яшь шагыйрьләре үзләре язган һәм Державин иҗат иткән шигырьләрен укыячак.

Аннары шигърият фестивалендә катнашучылар һәм кунаклар Лаеш районына юл алачак, анда аларны Державин йөргән урыннар һәм Лаеш туган якны өйрәнү музее буенча экскурсия оештырылачак.

16.00дә Лаеш шәһәренең үзәк мәйданында шигърият бәйрәме һәм Г.Р.Державин исмендәге республика премиясен тапшыру булачак. Шулай ук биредә “Старик Державин нас заметил...” район күләмендә балалар арасында үткәрелгән иҗади конкурста җиңүчеләр дә аталачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International