24 июнь көнне Менделеевск районының Енабердино авылында “Гырон быдтон” Республика удмурт мәдәнияте бәйрәме узачак.
Быел бәйрәмгә Әгерҗе, Балтач Кукмара, мамадыш, Менделеевск, Баулы, Саба районнары, шулай ук Казан, Чаллы, Алабуга, Удмурт Республикаксы һәм Киров өлкәсеннән фолҗклор ансамбльләр һәм аерым башкаручылар килүе көтелә. Бәйрәмнең кунагы Удмуртия Республикасының “Италмас” Дәүләт җыр һәм бию ансамбле булачак.