Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллинның Гомумроссия Китапханәләр көне уңаеннан котлавы

2017 елның 26 мае, җомга

Хөрмәтле китапханә хезмәткәрләре!

Сезне ихлас күңелемнән һөнәри бәйрәмегез – Гомумроссия китапханәләр көне белән котлыйм!

Бу бәйрәм гомерләре китап белән бәйле бөтен кеше  - китапханәче, библиограф, китап белгечләре, хәтта китап яратучыларныкы да.

Барлык чорларда китапханәләр теләсә нинди җәмгыятьнең рухи һәм интеллектуаль үзәге саналган. Бүген дә алар кеше тудырган һәрнәрсә турында мәгълүмат туплый, саклый һәм даими актуальләштереп тора.

Татарстан китапханәләре һәрчак республиканың иҗтимагый һәм мәдәни тормышы үзәгендә. Кешеләрнең әхлакый үсеше, мәдәни һәм гуманитар белем алуда китапаханә хезмәткәрләренең әһәмияте бәяләп бетергесез. Сезнең тырышлык ярдәмендә “Китапханә паркта”, “Китап укучы кеше – уңышлы кеше”, “Библиотөн”, “Укучының мәдәни көндәлеге” акцияләре, “Ел китабы”, “Бөтен дөнья – бер китапханә”, “Әдәби герой музее” кебек конкурслар татарстанлылар арасында күркәм гадәткә әверелде.

Татарстан Республикасында китапханә эшен үстерү, аларның китап фондын тулыландыруга аерым игътибар бирелә. Бүгенге көндә республикада 1518 китапханә эшли, китапханәләрнең 3706 хезмәткәре бай китап фондын саклап калу һәм китап укучылар санын арттыру бурычын үти. “Татарстан Республикасында китапханә эшен үстерү” программасы ярдәмендә китапханәләрдә яңа җиһазлар урнаштырыла, фондлар тулыландырыла, укучылар белән эшләүдә яңа технологияләр үзләштерелә. Татарстан Республикасының Милли электрон китапханәсендә – 4890нан артык цифрланган китап бар, аларны Татарстанның иң еракта урнашкан районнарында яшәүчеләр дә укый ала.

Хөрмәтле хезмәттәшләр!

Сезнең күбегегез өчен китапханә – ул тулы бер гомер. Сезнең хезмәт сөючәнлек, югары профессиональлек алга таба да Татарстан Республикасының интеллектуаль һәм мәдәни потенциалын саклап калу һәм үстерүгә ярдәм итсен. Барыгызга да чын күңелдән сәламәтлек, бәхет, мәхәббәт һәм иҗади уңышлар телим!

Татарстан Республикасы мәдәният министры                                                    Айрат Сибагатуллин

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International