Татарстан мәдәният министрлыгында “Яшь профессионаллар” Илкүләм чемпионатында җиңүчеләрне бүләкләделәр

2017 елның 25 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Мәдәният министрлыгында V “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) 2017 Илкүләм чемпионатында җиңүчеләрне һәм белгечләрне бүләкләделәр. Ведомство башлыгы  Айрат Сибагатуллин аларга министрлыкның Рәхмәт хатын тапшырды.

“Барыгызга да – белем бирү учреждениеләре, җитәкчеләре, укытучыларга рәхмәт әйтәсем килә. Хезмәтегез өчен зур рәхмәт сезгә. Сезнең киләчәккә перспективалар бик зур. Татарстан данын яклавыгыз өчен дә рәхмәт. Бу бик тә мөһим, чөнки без тиз үсеш кичерә торган алдынгы төбәк. Сез безнең киләчәгебез”, - дип белдерде Татарстан мәдәният министры.

Искәртеп узабыз: Краснодар шәһәрендә май аенда узган V “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) Илкүләм чемпионатында “зәркан эше” номинациясендә беренче урынны Казан халык кәсепчелеге техникумы студенты Фәнур Вәлиуллин алды. Ә “Тавыш режиссурасы” компетенциясе буенча Казан дәүләт мәдәният институты студенты Альберт Терещенкога тиңнәр булмады. 41нче Профессиональ көллияте студенты Камилла Шамсетдинова “Фотография” компетенциясендә 3нче урын алды. Казан халык кәсепчелеге техникумы студенты Илгиз Латыйпов “Зәркән эшләнмәләрне кырлап шомарту” буенча 4нче урында.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International