Дәүләт Зур концертлар залында Татарстан Мәдәният министрлыгы стипендиатлары концерты

2017 елның 18 мае, пәнҗешәмбе

Иртәгә Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы стипендиатлары концерты узачак.

Сәләтле балаларга һәм яшьләргә ярдәм итү максатында мәдәният һәм сәнгать уку йортларында белем алучы иң яхшы укучыларга Татарстан Мәдәният министрлыгы стипендияләре бирелә.

2016-2017 уку елында профессиональ белем бирү оешмалары һәм балалар сәнгать мәктәпләрендә укучы 36 бала әлеге стипендиягә лаек булган.

Концертта иң сәләтле яшь башкаручылар һәм республиканың иҗат коллективлары катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International