Казанда сәнгать белемен үстерүнең актуаль мәсьәләләре хакында фикер алышалар

2017 елның 18 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Фәннәр академиясендә “Россия, БДБ илләре һәм төрки дөньяда сәнгать белмен үстерүнең актуаль мәсьәләләре” дигән Халыкара фәнни конференция ачылды. Ул Россиянең мәшһүр сәнгать белгече, музей эшлеклесе, коллекционер, педагог Петр Корниловның тууына (1896-1981) 120 ел тулуга багышланган.

Чарада Россиянең төрле төбәкләре (Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа, Йошкар-Ола, Әстерхан, Екатеринбург, Нальчик, Пермь, Саратов), Европа (Польша), БДБ илләреннән (Әзербайҗан, Үзбәкстан, Казакъстан, Молдова) сәнгать, мәдәният белгечләре, тарихчылар. Туган якны өйрәнүчеләр, музей хезмәткәрләре, педагоглар катнаша. Очрашуга Петр Корниловның варислары – оныгы Наталья Корнилова  һәм аның ире Андрей Харшак та килгән иде.  Конференциянең иң мөһим мизгелләренең берсе П.Е.Корнилов варисларының сәнгать белгеченең шәхси архивында сакланган материалларны Татарстан музейларына тапшыруы булды.

Чарада Татарстан мәдәният министры урынбасары Светлана Персова да катнашты. Ул кунакларга әлеге кыйммәтле бүләк өчен рәхмәт сүзләрен әйтте һәм Мәдәният министрлыгының Рәхмәтен тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International