Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллинның Халыкара музейлар көне уңаеннан котлавы

2017 елның 18 мае, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле музей хезмәткәрләре!

Сезне һөнәри бәйрәмегез - Халыкара музейлар көне белән ихлас күңелемнән тәбрик итәм.

Бәяләп бетергесез хезмәтегез – эшегезгә бирелгәнлек, кешелек тарафыннан булдырылган мәдәни байлыкларны киләчәк буыннар өчен саклап калган һәм популярлаштырган өчен олы рәхмәт сүзләрен җиткерәм.

Музей – ул үзе бер дөнья, анда эволюция, шәһәрләр мәдәнияте үсешен, милләтләр тормышын, фәнни һәм техник алгарыш, сәнгать һәм тарихны күзәтергә мөмкин. Ул шуның белән уникаль: борынгы артефактлар нигезендә бүгенгегә нигез салына һәм киләчәк күзаллана.

Бүгенге көндә Татарстан Республикасы музейларының күргәзмә һәм фәнни-агарту эшчәнлеге белән актив шөгыльләнүе, камилләшүе һәм үсүе шатлыклы күренеш. Республика яшәүчеләр һәм килгән кунакларның Татарстан музейларында сакланган мәдәни мирас белән кызыксынулары елдан-ел арта бара. Боларга Сезнең – музей хезмәткәреләренең тырышлыгы ярдәмендә ирешелә.

Бүгенге истәлекле көндә хезмәтегез өчен иң ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Һөнәрегез Сезгә ләззәт бирсен һәм музейларга йөрүчеләр саны тагын да артсын!

Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International