Бакый Урманчы исемендәге конкурска гаризалар кабул итү вакыты озайтылды

2017 елның 16 мае, сишәмбе

Сынлы сәнгать, декоратив-гамәли сәнгать һәм сәнгать белеме өлкәсендә Бакый Урманче исемендәге Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы премиясенә дәгъва итүчеләр өчен республика конкурсына гаризалар кабул итү 16 майдан 15 июньгә кадәр озайтылды.

Быел бәйге татар профессиональ сынлы сәнгатенә нигез салучы, Россия һәм Татарстанның халык рәссамы, Г.Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты Бакый Урманчының тууына 120 ел тулуга багышлана.

Конкурс “Сынлы сәнгать”, “Графика”, “Скульптура”, “Декоратив сәнгать”, “Сәнгать теориясе, тәнкыйть, сәнгать белеме” номинацияләре буенча үткәрелә.

Катнашырга теләүчеләрдән гаризалар 2017 елның 15 маена кадәр 420015, Казан шәһәре, Пушкин урамы, 66/33 йорт, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, музей эшен үстерү бүлеге адресы буенча кабул ителә.

Номинантларның соңгы исемлеге 2017 елның  1  июленә кадәр формалаштырылачак. Конкурска сайлап алу нәтиҗәләре Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылачак.  

Конкурс йомгаклары буенча җиңүчеләрне бүләкләү булачак һәм җиңүчеләр эшләре буенча күргәзмә оештырылачак.  

Тулырак мәгълүматны http://mincult.tatarstan.ru/rus/premii.htm сылтамасы буенча кереп белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International