«Гюстав Доре шедеврлары»

2017 елның 16 мае, сишәмбе

17 май көнне 14.00дә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының Күргәзмәләр залында «Гюстав Доре шедеврлары» дигән уникаль экспозиция ачыла. Күргәзмә танылган француз рәссамы һәм графигының тууына 185 ел тулуга багышланган.

“Артгит” компаниясе Дореның дөнья әдәбияты классиклары әсәрләренә 120 иллюстрация тәкъдим иткән, алар арасында Распеның “Барон Мюнхгаузен маҗаралары”, Мильтонның “Югалган җәннәт”, Перроның “Тылсымлы әкиятләр, Лафонтен мәсәлләре кебек әсәрләр бар. Күргәзмәдә рәссамның иң кызыклы эшләрен китапларда түгел, ә аеырм күрергә мөмкин.

Гюстав Доре XIX гасырның иң танылган китапларына иллюстрацияләр ясаган. Ул үзеннән соң 9850 иллюстрация, 51 литография, 582 рәсем, 283 акварель, 133 картина һәм 45 скульптура калдырган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International