11 майда Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының бер төркеме Арча өлкәннәр һәм инвалидлар интернат йортында булып кайтте. Алар Җиңү көне уңаеннан биредә тәрбияләнүчеләргә спектакль күрсәтте.
Бу көнне артистлар Арчада гына өч урында чыгыш ясадылар. Шәһәр мәктәпләре укучылары өчен район мәдәният йортында, студентлар өчен Арча педагогика көллиятендә һәм өлкәннәр – сугыш һәм тыл ветераннары өчен өлкәннәр һәм инвалидлар интернат йортында. Алар Мөхәммәт Мәһдиев әсәре буенча куелган “Без – кырык беренче ел балалары” спектаклен тәкъдим итте.