Дәүләт зур концертлар залында Ренат Еникиев һәм Леонид Любовскийның юбилей кичәсе узды

2017 елның 13 мае, шимбә

Бүген  С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында композиторлар Ренат Еникиев һәм Леонид Любовскийларның 80 яшьлек юбилейларына багышланган иҗат кичәсе уза. Аны Татарстанның Мәдәният министрлыгы һәм Композиторлар берлеге оештырды.

Юбилярларны котларга Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Татарстан мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова, Татарстан Композиторлар берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллин, шагыйрь, Россия Федерациясе Дәүләт премиясе, Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Ренат Харис, иҗатташ дуслары, аларның иҗатына гашыйклар килгән иде.

Композиторларны олуг юбилейлары белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, депутатлар, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев исеменнән Римма Ратникова котлады. "Бүген гаҗәеп көн. Бүген сәхнәдә ике бөек шәхес. Сезнең иҗат бер-берсенә охшамаган, әмма сезнең уртак якларыгыз бик күп", - дип белдерде ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары.

Ренат Еникиевка музыка сәнгатенә керткән зур өлеше өчен “Фидакарь хезмәте өчен” медале тапшырылды. Ә Леонид Любовский Татарстанның халык артисты дигән мәртәбәле исемгә лаек булды.

Концертның беренче бүлегендә Ренат Еникиев язган Оркестр белән скрипка өчен концерт-поэмасы, Оркестр белән фортепино өчен концерт һәм Россия һәм чит илләрдә иң танылган әсәр – симфоник оркестр өчен “Рапсодия” яңгырады.

Кичәнең икенче өлеше Леонид Любовский иҗатына багышланды. Симфоник оркестр белән альт өчен концерт-симфониянең премьерасын, Беренче симфония (яңа редакция) һәм “Татарстан халыклары исәнлеге өчен” әсәрләрен ишетеп булды

Концерт Александр Сладковский җитәкчелегендәге ТР Дәүләт симфоник оркестры катнашында узды, дирижер - Михаил Мосенков. Концертларның солистлары арасында – Шамил Монасыйпов (скрипка), Айдар Баһаветдинов (альт), Кирилл Егорычев (фортепиано) бар иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International