Казанда татар һәм башкорт җырларын башкаручылар җыела

2017 елның 28 апреле, җомга

29 апрель көнне Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә “Идел” Халыкара башкорт һәм татар җырлары фестиваль конкурсының гала-концерты уза. Әлеге бәйге Уфада алты ел дәвамында үткәрелә. Анда татар һәм башкорт телләрендә халык, эстрада һәм академик җырлар башкаручы яшь артистлар катнаша.

Быел Казан тамашачылары алдында 2016 ел лауреатлары, шулай ук мактаулы кунаклар – РФ һәм ТРның халык артисткаксы Зилә Сөнгатуллина һәм Айгөл Сагынбаева чыгыш ясаячак.

Искәртеп узабыз: проект Татарстан Мәдәният министрлыгы, Башкортстан Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгресы Башкарма комитеты ярдәмендә уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International