Самарада Камал театры гастрольләре ачылды

2017 елның 11 апреле, сишәмбе

Кичә Самарада Н.Исәнбәт һәм С.Ваннусның "Хуҗа Насретдин" спектакле белән Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры гастрольләре ачылды. М.Горький исемендәге Самара Академия драма театрына тамашачылар залны тутырып килгәннәр иде. Сәламләү сүзләре белән М.Горький исемендәге Самара Академия театры генераль директоры Вячеслав Гвоздков, Г.Камал исемендәге ТДАТ директоры Илфир Якупов һәм Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәтов чыгыш ясадылар. 

Исегезгә төшерәбез: 10-13 апрельдә М.Горький исемендәге Самара Академия драма театрында Камал театрының традицион гастрольләр уза. Гастрольләр афишасында “Хуҗа Насретдин” (Н.Исәнбәт һәм С.Ваннус), “Көтәм сине” (Илгиз Зәйниев), “Җилкәнсезләр” (Кәрим Тинчурин) спектакльләре күрсәтелгән. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International