Казанда “Классик гитара” халыкара фестивале узачак

2017 елның 16 марты, пәнҗешәмбе

19-26 мартта Казанда X “Классик гитара” халыкара фестивале узачак. Ул Татарстан Мәдәният министрлыгы финанс ярдәме  белән үткәрелә. Бәйгене оештыручы – Татарстан Республикасы һәм Дагыстан Республикасының атказанган артисты, музыкант, педагог, продюсер һәм күп санлы музыкаль проектлар авторы Айнур Бегутов.

Фестивальдә исемнәре бөтен дөньяга мәгълүм Фабио Занон, Антигони Гони һәм Хосе Антонио катнаша. Казанның төрле мәйданчыкларында барлыгы биш концерт  үтәчәк.

26 март көнне узачак “Оркестр белән гитара” программасында «La Primavera» һәм «Яңа музыка» камера оркестрлары катнашачак.

Фестиваль көннәрендә С.Д.Орехов исемендәге III Халыкара конкурс та узачак. Аның кысаларында остаз дәресләре оештырылыр дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International