Ганиев сүзлеге сөйли...

2017 елның 13 марты, дүшәмбе

Татар телен өйрәнү, саклау һәм үстерүгә бәяләп бетергесез зур өлеш керткән атаклы галим Фуат Әшраф улы Ганиев нәкъ бер ел элек, 2016 елның 28 февралендә бакый дөньяга күчте.Тик аның гомер буе куйган тырышлыгы – сүзлекләре, һаман үсештә, хәзер алардан интернет аша дөньяның теләсә кайсы почмагында торып та кулланырга була.

Фуат Ганиев истәлегенә багышланган әлеге интеренет-проектны тормышка ашыру өстендә эшләүче, галимнең оныгы Азат Ганиев сөйли:

  • Хәзерге вакытта сүзлеккә 30 меңнән артык сүз кертелгән. Ул кулланучы өчен уңайлы һәм гади итеп эшләнгән. Әлеге проектның төп үзенчәлеге шунда, аны бер үк вакытта укырга да, ишетергә дә була.Сүзлекне хатын-кыз аваз һәм сүзләрне дөрес итеп әйтеп, төгәл һәм кимчелексез яңгырата. Интернет-сүзлектән һөнәре буенча кирәксенгән кешеләр дә, татар телен тирәнтен өйрәнергә теләүчеләр дә кулланырлар, дип ышанып әйтә алам. Ә иң мөһиме – ул вакыт һәм урын белән чикләнмәгән. Түбәндәге сайтка дөньяның теләсә кайсы почмагыннан керергә була: www.ganiev.org.  

Сөйли торган сүзлек төзү – безнең гаиләнең күркәм шәхескә мәхәббәте һәм Фуат Әшраф улы Ганиевкә карата зур хөрмәт билгесе. Фуат Әшраф улының бәяләп бетергесез фәнни мирасын татар телен интернет аша өйрәнергә теләүче һәркемгә җиткерү һәм аны җиңеләйтү, мавыктыргыч итү – безнең бурычыбыз. Без бу проектны тормышка ашыручы Татар балалар нәшрияты коллективына рәхмәтлебез. Ф.Ә. Ганиев бу нәшриятның баш мөхәррире һәм фикерләре белән рухландырып торучысы иде. Аның фикерләре әле дә төрле яшьтәге балаларга адресланган китапларда, Татарстанның әйдәп баручы галимнәре тарафыннан төзелгән яңа буын дәреслекләрендә тормышка ашырылып килә.

Берничә буын тел белгечләре әзерләп чыгарган тиңе булмаган галимнең хәтерен мәңгеләштерүгә аның укучылары да үз өлешләрен кертә. Мәктәп укучылары һәм студентлар өчен шәһәр күләмендә ел саен уздырыла торган фәнни-гамәли конференциянең быелгысы март-апрель айларында үткәрелә һәм ул “Ганиев укулары” дип аталачак. Бу тәкъдимне Татарстан Республикасының Спорт һәм яшьләр эшләре министрлыгы белдерде, конференция аның химаясендә уздырыла.      

Ф.Ә. Ганиев – күренекле төрки телләр белгече, үзенең фундаменталь хезмәтләре белән төрки дөньяга яхшы таныш. Ганиев – татар теле грамматикасы һәм сүз ясалышы буенча күп эзләнүләр үткәргән шәхес, “ТР халыклары телләре турында Татарстан республикасы законы” һәм “ТР халыклары телен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча дәүләт программасы”  дигән ике зур проектның авторы.

Ф.Ә. Ганиевнең 350 дән артык фәнни хезмәте, шул исәптән, 24 монографиясе бар.

Ф.Ә. Ганиев – “Рус-татар сүзлеге”, “Татар-рус сүзлеге”, өч томлы “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”, “Төрек-татар сүзлеге”, “Татар-төрек сүзлеге” һәм башка күп кенә сүзлекләр авторы. Бу китапларның гомум тиражы – 600 мең данә.

Галим “Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе” (1989)  һәм “Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе” (1996); Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендә дәүләт премиясе лауреаты (1994). Фән өлкәсендәге уңышлары өчен берничә мәртәбә дәүләт күкрәк билгесе белән бүләкләнгән.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International