15 апрельдә Казанда VII “Рахлин сезоннары” халыкара фестивале ачыла

2017 елның 13 марты, дүшәмбе

15-22 апрельдә Казанда ел саен уздырыла торган “Рахлин сезоннары” халыкара фестивале үтәчәк. Ул танылган совет дирижеры, Татарстан оркестрының беренче сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры, СССРның халык артисты Натан Григорьевич Рахлин истәлегенә багышлана. Ул Казанга композитор Нәҗип Җиһанов чакыруы буенча килгән булган. Быел фестиваль Татарстан Дәүләт симфоник оркестрының беренче концерты оештырылуга 50 ел тулуга багышлана.

Фестиваль ачылган көнне тамашачыларны солистлар Вадим Холоденко, Алена Баевая һәм Евгений Румянцев чыгышы көтә. Дирижер – ТР Дәүләт симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры, Россиянең халык артисты Александр Сладковский.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International