Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин АКШта яшәүче татарлар белән очрашты

2017 елның 3 марты, җомга

Бүген Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Америка Кушма Штатларында яшәүче татар җәмгыяте вәкилләре Абдул-Даян Сафа һәм Рокыя Сафа белән очрашты.

Очрашуда АКШта яшәүче татарлары язмышы, анда үткәрелә торган мәдәният чаралары, Сабан туе турында сүз барды. Кунаклар министрга Сабан туен оештыруда ярдәм иткән өчен рәхмәт җиткерде.

Искәртеп узабыз: хәзерге вакытта АКШта Казан татарларының 2 меңнән артык гаиләсе исәпләнә. Дөньяның төрле почмагыннан укырга килгән татарларны да исәпләп, биредә 4 меңләп милләттәш яши. Татар милләтенең мәдәни мирасын саклап калу һәм үстерү максатыннан узган гасырның 50 елларында Америка төрки-татар ассоциациясе (АТТА - American Turko-Tatar Association) һәм Америка татарлары ассоциациясе (АТА - American Tatar Association) оештырылган.

Америка төрки-татар ассоциациясенең 1968 елдан бирле үз мәчете һәм иҗтимагый үзәге бар.  Рокыя Сафа аның рәисе булып тора. Ә Абдул-Даян Сафа мөселман җәмгыятенең имамы санала.

Ассоциация әгъзалары ел Сабан туен бәйрәм итә, бөек шагыйрь Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтә, дини бәйрәмнәр, шулай ук халык җырлары һәм биюләре концертларын оештыра.

Әйтергә кирәк, татар җәмгыяте вәкилләре милли гореф-гадәтләрне саклый, Төркия, Канада, Финляндия, Австралия, Япония, Германия татарлары белән элемтәләрне киңәйтә, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты белән хезмәттәшлек итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International