Казанда Россия режиссеры, сценарист һәм продюсер Марина Разбежкина лекция укый

2017 елның 3 марты, җомга

4 март көнне Казанда Россия режиссеры, сценарист һәм продюсер Марина Разбежкинаның лекциясе узачак. Чара “Субъектив доп” документаль кино циклы кысаларында уза.

“Субъектив доп” – заманча кинематографка багышланган проект. Ул кино тәнкыйтьчеләре чыгышларын, дискуссияләр, режиссерлар белән әңгәмә һәм очрашуларны үз эченә ала. “Субъектив доп”ның беренче лекторы театр һәм анимацияләр тәнкыйтьчесе Дина Годер булган иде.

Марина Разбежкина – Казан дәүләт университетының филология факультетын тәмамлаган. Россия һәм республика газеталары хәбәрчесе булып эшләгән, аның язмалары чит илләрдә дә дөнья күргән. Ул Документаль кино һәм театр мәктәбенә нигез салган кеше. Марина Разбежкина анда «Театр.doc» сәнгать җитәкчесе Михаил Угаров белән бергә укыта. Россия һәм халыкара кинопремияләр лауреаты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International