Татарстан Милли китапханәсе узган елгы эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясады

2017 елның 27 феврале, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе коллективының 2016 елгы эш нәтиҗәләренә багышланган гомум җыелышы узды. Чарага чакырылучылар арасында ТР Милли китапханәсенең Попечительләр советы рәисе, ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, ТР Мәдәният министрлыгының муниципаль мәдәният учреждениеләре белән хезмәттәшлек һәм халык иҗатына ярдәм бүлеге мөдире Г.Габдуллина, бүлекнең әйдәп баручы белгече Н.Ибраһимова бар иде.

2016 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2017 елга бурычлар турында китапханә директоры Сөембикә Җиһаншина чыгыш ясады. Ул үткән елдагы төп эшләрне атап үтте. Китапханә Россия киносы елы һәм Татарстан Республикасына Су саклау зоналары елы кысаларында күп эшләр башкарылган. Габдулла Тукайның тууына 130 һәм Муса Җәлилнең тууына 110 тулуга багышланган юбилей чаралары оештырылган.

Китапханәнең Попечительләр советы рәисе Разил Вәлиев тә чыгыш ясалы. Ул үзенең докладында җәмгыять һәм дәүләт үсешендә китапханәләрнең ролен билгеләп үтте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International