Татарстан мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова ТР Дәүләт Советы утырышында чыгыш ясады

2017 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген V чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 25 нче утырышында “ТРда матди булмаган мәдәни мирас турында”гы закон проекты беренче укылышта кабул ителде. Аның хакында фикер алышуда бүлекләре Татарстанда теркәлгән парламентныкы булмаган партия вәкилләре катнашты.

Утырышта төп доклад белән Татарстан мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова чыгыш ясады. Ул Алтай, Хакасия һәм Тыва республикаларында матди булмаган мәдәни мирасны саклап калу турындагы төбәк законнары  кабул ителгәнне, ә Башкортстан, Кабардин-Балкария, Томск өлкәсендә андый законнарның кабул итүгә әзерләнгәнен билгеләп үтте.

Аның фикеренчә, законны кабул итү башкарма хакимият органнары, җирле үзидарә органнары, фәнни-тикшеренү, мәгариф, мәгълүмати, мәдәни институтлар һәм гражданнар җәмгыяте институтларының әлеге өлкәдәге хезмәттәшлеген регламентларга мөмкинлек бирәчәк. Закон шулай ук республикада этнотуристлыкны үстерү өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне җайга салырга булышачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International