Мәдәният министрлыгында Зөя һәм Болгарда төзелеш-реставрация эшләре турында фикер алыштылар

2017 елның 8 феврале, чәршәмбе

Бүген Татарстан Мәдәният министрлыгында 2017 елга “Татарстанның мәдәни мирасы: Зөя утрау-шәһәрчеге һәм Болгар борынгы шәһәре” комплекслы проекты чаралары планы буенча киңәшмә узды.

ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин уздырган киңәшмәдә Татарстан мәдәният министры урынбасары Светлана Персова, ТР Фәннәр академиясенең Археология институты директоры Айрат Ситдыйков, “Зөя утрау-шәһәрчеге” Дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры Артем Силкин, Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы директоры Фәргать Мөхәммәтов, “Татарстан мәдәни мирасы үзәге” ДБУ җитәкчесе Илзирә Кузьмина, подряд оешмаларның вәкилләре катнашты.

Ике сәгатькә якын дәвам иткән очрашуда Зөядәге Туганнар корпусында ремонт-реставрация эшләрен финанслау, элеккеге Ольгинский приютын функциональ файдалану, Агач музее төзелеше, шулай ук конкурс документларын әзерләү турында фикер алышынды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International