Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Венгриянең Казандагы Генераль консулы белән очрашты

2017 елның 27 гыйнвары, җомга

Бүген Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Венгриянең Казандагы Генераль консулы Ференц Контра белән очрашты. Илче тиздән әлеге вазифасында хезмәт эшчәнлеген тәмамлый.

“Без үз алдыбызга куелган планнары үти алдык. Казанның мәдәни тормышында без бик актив катнаштык. Сезнең белән хезмәттәшлектән без канәгать һәм аны алга таба да дәвам итәрбез дип ниятлибез”, - дип белдерде Ференц Контра.

Уртак хезмәтнең бары яхшы тәэсирләр генә калдыруын Айрат Сибагатуллин да раслады. Ул Татарстан делегациясенең Будапештка сәфәрен искә алып узды. “Без оештырган концерт һәм күргәзмә илебез, халкыбыз турында әйбәт тәэсир калдыргандыр дип өметләнәм. Ә без, үз чиратыбызда, Казанда Венгрия дәүләт ансамбле чыгышын һәм әлеге ил кинематографистларының Халыкара мөселман киносы фестивалендә катнашуын истә калдырдык”, - дип белдерде министр.

Илче сүзләренчә, әлеге вакыйгаларга кадәр Венгриядә Татарстан турында аз белгәннәр, әмма хәзер вәзгыять үзгәрә.

Очрашу азагында Айрат Сибагатуллин Ференц Контрага хезмәттәшлек өчен рәхмәт сүзләрен җиткереп, илчегә Рәхмәт хатын тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International